Депутат турында "Ачык Татарстан" Порталы аша белеп булачак

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы ике яңа сервисны - "Татарстан Республикасы Депутатлары" һәм "Норматик хокукый актлар проектлары турында фикер алышу" - ачып җибәрә.
Әлеге хезмәт аша адрес буенча депутатны табып, аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышып булачак. Перспективада депутатка сорау бирү һәм приемга язылу мөмкинлекләрен дә тормышка ашыру планлаштырыла.
 "Норматик хокукый актлар проектлары турында фикер алышу" сервисы аша гражданнар яңа закон проектлары буенча үз фикерләрен җиткерә алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International