10 яңа проект Казан ИТ-паркы бизнес-инкубаторы резиденты статусын алды

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Кичә экспертлар Казанның ИТ-паркы бизнес-инкубаторының 15нче сайлау алуга нәтиҗәләр чыгарды. Бу этапта тәкъдим ителгән 21 проектның 10сы гына резидент статусын алуга иреште.

Сайлап алуның икенче көненә стартны StartBaseның маркетинг буенча директоры Олег Баранник бирде. Ул икенче сайлап алу көнен үткәрүгә регламент игълан итте. Үзләрен тәкъдим итү кысаларында катнашучыларның һәркасы 5 минут дәвамында проектның асылы, аның бизнес-өлешләре һәм алдагы 3 айга планнар хакында сөйләргә тиеш иде.

Һәр тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча экспертлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, чыгыш ясаучыларгы киңәшләрен җиткерде яки аларның фикерләрен тәнкыйтьләде. Күп кенә командалар мәсьәләгә бик җитди якын килеп, алдангы көнне инвесторлар белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча яңартылган презентация тәкъдим итте.

Казан ИТ-паркы бизнес-инкубаторында урын алуга дәгъва итүчеләр арасында яңа катнашучылар да, шулай ук стажлылары да бар иде. Катнашучыларның кайберләрен "серияле эшмәкәр" дип атарга да була һәм алар ИТ-паркта башка проектлар белән эшләгән. Кызганычка, сайлап алуның бу этабына узган барлык катнашучыларның да икенче көнне үз презентацияләрен тәкъдим итүгә көчләре һәм ышанычлары җитмәде. Тәкъдим ителгән 21 проектның нибары 10сы гына резидент статусын алды.

Олег Баранник сайлап алудан узмаганнарга ирешелгәннәрдә туктап калмаска һәм күңелләрен төшермәскә киңәш итте. Ул шулай ук аларга алдагы Kazan Startup Week чарасында актив катнашырга һәм үз проектларына яңача карарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International