23 октябрь Пенза шәһәрендә Россия Федерациясенең Президенты вәкиллегенең Идел буе Федераль округында мәгълүмат яклау координацион советы утырышы узды. Утырышта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим иткәндә мәгълүмат яклау сораулары каралды.
Координацон Совет Татарстан Республикасының мәгълүмати системаларны тормышка ашыруда уңай тәҗрибәсен билгеләп узды.
Татарстан Республикасы югары бәяләп, Координацион Совет ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасарын Юрий Багровны «Мәгълүмат яклау дәүләт системасын ныгыту өчен» медале белән бүләкләнде.