Татарстан мәктәп укучылары IT-jump фестиваленә үз ИТ-проектларын әзерли

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Байтик компьтер лагерендә IT-jump проектында катнашучыларның эшләрен яклау узды. Чарада ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова да катнашты. Үз чыгышында ул укучыларга проектларны уңышлы башкаруны теләде.

Бер атна эчендә укучылар командада веб-проектлар әзерләде. Аларның тәҗрибәле экспертлар – ИТ компанияләр хезмәткәрләре һәм IT-jump проектының башка елгы катнашучылары – җитәкләде. Укучылар веб-программалаштыру, сайт дизайны нигезләре һәм командада эшләү серләренә төшенделәр.

Үзләренең әзер проектларын укучылар ИТ-паркта IT-jump фестивалендә тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International