Анатолий Геллер ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан икътисады өчен юл-транспорт тармагының мөһимлеген билгеләде. Утырыш Казанда бүген ачылган “Дортрансэкспо -2014” күргәзмәсе кысаларында узды.
Коллегия утырышын ачып, Илдар Халиков беренче чиратта юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Теләсә кайсы субъект, теләсә кайсы территория, теләсә кайсы дәүләт өчен юл-транспорт инфраструктурасы икътисад үсешенең әһәмиятле күрсәткече һәм этәргеч бирүче мөһим механизмы санала”,- дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстанда юллар төзелешенә, аларны реконструкцияләүгә һәм карап торуга зур акча бүлеп бирелә. 2014 елда гына да Татарстанда бу максатларга 15,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән төзелеш өчен 2 млрд сум, ремонтка – 10,4 млрд. Шактый акча шәһәр һәм район үзәкләрендә юл-урам челтәрен ремонтлауга бүлеп бирелгән.