Даниил Квят һәм Scuderia Toro Rosso командасы Татарстан белән хезмәттәшлек турында сөйләште

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Казан ИТ-паркы һәм Acronic компаниясе чакыру буенча 15 һәм 16 октябрь көннәрендә Toro Rosso командасы һәм аның пилоты Даниил Квят Татарстанда була.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Формула-1" Toro Rosso командасы җитәкчесе Франц Тост һәм аның пилоты Даниил Квят белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Автомотоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Acronis компаниясенә нигез салучы Сергей Белоусов катнашты.

Toro Rosso командасы делегациясе Татарстанга республика җитәкчелеге һәм бер иганәче - Acronis компаниясе чакыруы буенча килгән. Даниил Квят "Казан-ринг" автодромында һәм "Форсаж" картинг-үзәгендә узышчылар өчен мастер-класслар үткәрә, ИТ-паркта җанатарлар белән очраша. Иртәгә делегация Чаллыда булачак.

Бүгенге очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстанга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Спорт - безнең эштәге мөһим буын. Без спорт аша кешеләрне берләштерергә, аларны сәламәт итәргә телибез. Шулай ук киңкүләм спорт чаралары республикабызны үзгәртергә мөмкинлек бирә", - дип сөйләде ТР Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, республика спортның техник төрләренә актив ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, картинг аеруча әһәмиятле, чөнки ул автоспортның нигезе, бу - иң беренче мәктәп, шунда нигез салына. "Без сезне Казанда күрүебезгә бик шат, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Даниил Квятка. - «Формула-1» - автоспортның иң биек ноктасы. Анда эләгү, берегеп калу -  бик зур казаныш. Безгә сезнең республикабыз белән танышуыгыз бик мөһим. Рәхим итегез, вакыт табып килүегез өчен без сезгә рәхмәтле".

Toro Rosso командасы җитәкчесе Франц Тост, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка республикада җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ф. Тост белдергәнчә, ул заманча, чиста һәм матур шәһәрне күреп таң калган.

"Минем өчен Даниил - суперталантлы кеше. Аның узышларда җиңү яулар өчен бөтен кирәкле сыйфатлары да бар, - диде Франц Тост үзенең узышчысы хакында. - Ул кирәкле бөтен әйберне эшли, һәм мин аның бик тә уңышлы булачагына ышанам". 

 Франц Тост картингка ярдәм иткәне өчен, Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт белдергән. Toro Rosso җитәкчесе сүзләренчә, картинг автоспортка беренче баскыч булып тора, картинг белән яшьләр генә түгел, өлкән пилотлар да шөгыльләнә - хәтта "Формула-1" дә чыгыш ясаган Михаэль Шумахер да картларда йөргән. Даниил Квят Рөстәм Миңнехановка үзенең узышчы карьерасы һәм "Формула-1"дәге чыгышлары турында сөйләде. Татарстан Президенты Россия пилотына уңышлар теләде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International