Бу елның ноябрь аенда Россиядә беренче тапкыр Халыкара Роботлар Олимпиадасы (Word Robot Olympiad 2014) уздырылачак. Чара 21-23 ноябрь Сочи шәһәрендә узачак.
Олимпиаданың милли операторы Иннополис Университеты 13-28 октябрь көннәрендә Россия такымында катнашыр өчен укучыларны сайлаячак. Сайлап алу урыны булып, “Смена” (Анапа) балалар үзәге сайланылды. Биредә РФ 15 регионыннан 90 бала җыелачак. Сайлап алуда Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Ростов өлкәсе, Төмән өлкәсе һәм башка субъектлар вәкилләре катнашачак.