2014 елның октябрь-декабрь айларында 10 кеше “Татарстан почтасы” оешмасында почта элемтәсе бүлеге почтальоны буларак альтернатив хезмәтне үтәчәк.
Хәзерге вакытта “Татарстан почтасы” оешмасында 16 кеше альтернатив хезмәт үтә. Алар Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм казан почтамтларында почтальон булып эшлиләр. Хезмәт вакыты 21 ай тәшкил итә.
Моңа кадәр “Татарстан почтасында” альтернатив хезмәтне 25 кеше узган иде.