Бүген эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һшм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Cyberjaya City ИТ-шәһәрендә булды. Ул Малайзия башкаласы Куала-Лумпурдан 50 км ераклыктан урнашкан.
Шәһәрдә 10 мең кеше яши. Көн саен шәһәрдә 40 мең кеше эшли. Шәһәр 2800 га урында урнашкан. Әлеге вакытта аның 25% кулланыла.
620 компаниянең биредә офислары бар,алар арасында: Т-Systems, Dell, HP, DHL, Satyam, Wipro, HSBC, Ericsson, Motorola, BMW, IBM һәм башкалар. Рәсми рәвештә шәһәр 1997 елда ачылды, аның проекты АКШтагы Кремниева долина аналогында булдырылды.