Бүген казан ИТ-паркында Идел буе табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов булды. Аның җитәкчелегенә табигать саклау прокуратурасы һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министрылы вәкилләреннән торан делегация керде.
Технопаркта кунакларны ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары һәм ИТ-парк директоры Антон Грачев каршы алды.
Кунакларга ИТ-парк презентациясен тәкъдим иттеләр. Аннары ГЛОНАСС+112 система мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәгенә юнәлделәр. Биредә кунакларга системаның тирә-якны саклау өлкәсендә куллану мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.