Муниципаль тьюторларның республикакүләм киңәшмәсендә электрон мәгариф сораулары турында сөйләштеләр

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында муниципаль тьюторларның ай саен уздырыла торган республикакүләм киңәшмәсе үткәрелде.

Тьюторлар алдында “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады. Ул ТР элкетрон мәгариф системасының актуаль сораулары буенча чыгыш ясады.

Электрон мәгариф өлкәсендә эш иткәндә шәхси мәгълүматлар яклау үзенчәлекләре турында ТР буенча Роскомнадзор идарә бүлеге башлыгы Нәфис Тәлипов сөйләде.

Тьюторларга шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru аша мәктәп укучылары билгеләрен смс-хәбәр, push-хәбәр аша “Услуги РТ” мобиль кушымтасы яки күрсәтелгән электрон почтага җибәрүне көйләп булу турында искә төшерделәр..

Укучылар билгеләрен алуны көйләгән әти-әнигә 30сентябрьгә кадәр билгеләргә язылуны кире башкарырга кирәк. Язылу яңартылмаган очракта 1 октябрьдән смс-хәбәр килү туктатылачак.

Киңәшмәдә “ТР электрон мәгариф” мәгълүмати системасында урта мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары белән эшләү һәм техподдержка хезмәтенә килгән мөрәҗәгатьләр мониторингы турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International