Казан ИТ-паркының конференц-залында “Такснет” компаниясе ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә “Кем компаниядә мәгълүмати технология иминлеге белән идарә итә?” дип исемләнгән конференция узды.
Конференциянең төп максаты эшмәкәрләрне оешманың мәгълүмати иминлеге сорауларына игътибарын юнәлтү.
Конференцияне ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы министрыныд урынбасары Азат Мөбарәкшин ачты. Ул “Такснет” компаниясен мәгълүматииминлек турында сөйләшүгә мәйдан ачуга рәхмәт сүзләре белдерде.