ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданлык хәле актларын теркәү турындагы таныклыкны кабат алырга мөмкин

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданлык хәле актларын теркәү турындагы таныклыкны (белешмәне) кабаттан алырга мөмкин.

Сервис гражданнарга электрон гариза тутырырга, дәүләт пошлинасын комиссиясез түләргә һәм әзер таныклык яки белешмәне алу өчен кабул итүгә язылырга мөмкинлек бирә.

Август аенда әлеге портал аша таныклык һәм белешмәләрне икенче тапкыр алуга 5,6 мең гариза кабул ителгән, 420 мең сумнан артыклык 2,7 мең пошлина түләнгән. 2013 елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта, бирелгән гаризалар саны 3 тапкыр арткан.

Искәртеп узабыз, ТР дәүләт хезмәтләре порталында 185 берәмлек электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәт һәм сервис эшли.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International