Министрлык вәкилләре милләтләр кроссында катнашты

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Кичә Казанда һәм илебезнең 79 шәһәрендә Бөтенроссия йөгерү көне “Милләтләр кроссы-2014” узды. Казанда ул 11 нче тапкыр үткәрелә. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР мәгълүмати технологиялрә үзәге, ИТ-парк вәкилләре дә катнашты.

“Милләтләр кроссы-2014” тә Казанда йөгерергә яратучы 24 меңнән артык кешек катнашкан. Чара “Казан-Арена” стадионы территориясендә үткәрелде һәм анда профессионал спортчылар, спорт ветераннары, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар һ.б. катнашты.

“Гадәт буенча, йөгерүдә гаиләләр дә катнашты, быел аларның саны 19 иде. Спорт ветераннары, ир-атлар, хатын-кызлар 2,5 чакрым, ә спортчылар 5 чакрым ераклыкка йөгерде. Шулай ук, бу көнне җиңел атлетика буенча ярым марафон да оештырылды һәм анда 70ләп кеше катнашты. Марафонның озынлыгы 21 чакрым иде. Җиңүчеләр кубоклар, дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләргә ия булды”, - дип хәбәр итте бүген башкала җитәкчелегенең Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International