ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан делегациясе исеменнән Сочида халыкара форумда катнаша. Татарстаннан тәкъдим ителәгнә төп проектларның берсе – Иннополис.
Иннополисның беренче объектлары 2014 ел ахырына кадәр тапшырылачак. Декабрьдә Попов исемендәге технопарк әзер булачак. Ул 40 мең кв.м. урын ала, биредә 2 мең ИТ-белгеч эшли алачак.
2015 елның гыйнварендә Иннополис Университеты яңа шәһәргә күченәчәк. Беренче студентлар өчен барлык шартлар да тудырылачак – укыту, яшәү һәм спорт объектлары әзерләнә.
Иннополисның беренче объектлары агымдагы ел азагында ук пәйда булачак. Аерым алганда, декабрь аенда IT-белгечләр өчен гомуми мәйданы 40 мең квадрат метр тәшкил иткән А. С. Попов исемендәге тәүге технопарк сафка бастырылачак. 2015 елда 1,5 мең IT-белгеч өчен мәйданы 30 мең кв.м дан гыйбарәт булган Н. И. Лобачевский исемендәге икенче технопарк төзелеше тәмамланырга тиеш. Ике объект та, резидентларына шактый салым ташламалары тәкъдим иткән "Иннополис" махсус икътисади зона территориясендә урнашачак.
2015 елның гыйнварында яңа шәһәргә Иннополис Университеты күченәчәк. Беренче 2 мең студент өчен кирәкле барлык шартлар: гомум мәйданы 75 мең квадрат метр тәшкил иткән уку, торак һәм спорт комплекслары булдырылачак.
Иннополиска беренче булып күченүчеләр өчен мәйданы 6,5 млн. кв. м. булган торак йортларның, социаль һәм административ инфраструктура: ике балалар бакчасы, мәктәп һәм медицина үзәгенең файдалануга тапшырылуы көтелә.