ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша социаль ипотека аша түләүләр хакы 4 тапкыр арткан

2014 елның 19 сентябре, җомга

Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль ипотека взнослары буенча 12,4 млн. сумлык 2,4 мең түләү башкарылган. 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, соципотека буенча түләүләр 2, ә түләүләрнең суммасы 4 тапкыр арткан. 

Искәртеп узабыз, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Казан шәһәрендә социаль ипотека системасына исәпкә басу турында гариза бирә ала, шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына социаль ипотека буенча акча күчерә була. 

Моннан тыш, порталда информер урнаштырылган, ул ай саен социаль ипотека өчен түләүләр күләме турында хәбәр итеп тора. Взносларны шулай ук инфомат һәм "Услуги РТ" мобиль кушымтасы ярдәмендә дә түләргә була, аны AppStore һәм PlayMarket кибетләрендә бушлай алырга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International