20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион»-2014 бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләнәчәк

2014 елның 19 сентябре, җомга

Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен 20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында бүләклиячәкләр.

Бәйге Татарстан Респубилкасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

2014 елда конкурса 102 мең укучы катнаша, алар 117 мең татарстанлыны дәүләт хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәткән.

Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районнан 3 укучы җиңүче булып табылды. Алар ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.

20 сентябрьдә җиңүчеләрне ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә, мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре котлаячак. Шулай ук җиңүчеләр алдында “Балалар Евровидениесе 2013” Россия милли сайлап алу бәйгесенең җиңүчесе Даяна Кириллова җырлаячак.

Җиңүчеләргә бу көнне зур бәйрәм әзерләнәчәк: аларны төрле мастер-класслар, фәнни шоу, фристайл, аэрохоккей, x-box, теш пастасын әзерләү буенча мастер-класс һәм башка бик күп чаралар көтәчәк.

Чараның рәсми өлеше сәгать 10.00 башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International