Татарстан иң яхшы IT-предприятияләр саны буенча лидерлар рәтенә керә

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Абруйлы «CRN/RE» ІТ журналы чираттагы мәртәбә "25 иң яхшы төбәк ІТ-компанияләре" рейтингын төзегән. 

Бөтен Россия буенча җыелган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча, рейтингка кергән компанияләрнең күбесе Идел буе федераль округында урнашкан. 25 иң яхшылар исемлегенә бу округтан 11 компания кергән.

Рейтингта Татарстаннан 4 компания булу республиканың IT-тармак үсешенә зур өлеш кертүе хакында сөйли.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, рейтингка кергән компанияләр төп 4фактор нигезендә сайланган: бизнес масштабы, бизнес динамикасы, команданың профессионализмы һәм базардагы абруе. Иң яхшылар рәтенә Татарстаннан «ICL-КПО ВС», «АБАК», «МЭЛТ» һәм «Форт Диалог» кергән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International