ИТ-парк һәм Вьетнам Хоа Лак технопаркты хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Бүген Ханоеда  (Вьетнам) ИТ-парк һәм Хоа Лак технопаркы арасында килешүгә кул куелды.

Документка кулны Казан ИТ-паркы директоры урынбасары – ИТ-паркның Чаллы мәйданы җитәкчесе Тимур Хаҗиев һәм Хоа Лак югары технологияләр өлкәсендә технопарк рәисе урынбасары Нгуен Чунг Куин кул куйдылра. Документка кул куйганда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хао Лак югары технологияләр өлкәсендә технопарк рәисе Фам Дай Дуонга да булдылар.

Хоа Лак” югары технологияләр паркы тикшеренүләр уздыру һәм инновацион проектларны үстерү, җитештерү һәм югары технологияле продуктларга финанс ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Биредә югары технологияле товарлар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә бизнес-инкубатор урнашкан, югары технологияле секторга кадрларны әзерләү алып барыла. 

“Хоа Лак” җитәкчелеге вәкилләре югары технологиряләр паркын булдыру тарихы, аның алдында куелган бурычлар турында сөйләделәр. Мондый мәйданчыкны оештыру турында карар 10 ел элек кабул ителгән. “Хоа Лак” Вьетнамда беренче мондый югары технологияле парк булды.

Паркның гомуми территориясе 1600 гектар һәм дүрт зонага бүленгән, шул исәптән кадрлар әзерләү һәм белем бирү зонасы, тикшеренү һәм үсеш зонасы, программа продуктларын булдыру зонасы һәм башкалар. 

Парк “акыллы шәһәр” принципы буенча төзелгән. 

Югары технологияләр паркында эшчәнлеген алып баручы компанияләргә преференцияләр режимы булдырылган. 

2012 елдан 2018 елга кадәр паркта актив рәвештә төзелеш алып бару планлаштырылган – биналар, торак корпуслар, инфрактруктура. 

Компанияләр өчен максималь җайлы инфраструктура булдыру, аларны уңай инвестицион мохит белән тәэмин итү безгә бик мөһим, дип белдерделәр “Лоа Хак” югары технологияләр паркы вәкилләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International