Бүген Казан ИТ-паркында эш сәфәре белән «ГРУППА ИМА» холдингы президенты Андрей Гнатюк һәм «Сколково» Фондының төзелеш советы вәкиле Григорий Ревзин булдылар.
Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР министрлап кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров озатып йөрде. Кунакларга ИТ-парк тарихы, Дата-үзәк, Бизнес-инкубаторы резидентлары турында сөйләделәр. Шулай ук электрон дәүләт хезмәтләр, электрон документәйләнеше һәм “Смарт Сити” проектын тәкъдим иттеләр.
ГЛОНАСС +112шалтыратулар кабул итү үзәгенә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер делегациягә система мөмкинлекләре турында сөйләде.