Татарстанда “Мәктәп эко-патруле” конкурсы старт алды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Әлеге проектның максаты – мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыклары тарафыннан уздырыла торган бу конкурста мәктәптә белем алучы һәр укучы катнашырга мөмкин.

Моның өчен кесә телефонына махсус мобиль кушымта урнаштырырга һәм белем бирү порталының логинын җыеп, анда теркәлергә кирәк. Ә мондый логин Татарстан мәктәпләрендә белем алучы һәр балада бар. Бәйге шартлары буенча укучы рөхсәтсез чүплекләрне телефон ярдәмендә фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрә алачак. Табигатьне саклау органнары тарафыннан һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк. Чүплекне юкка чыгару турында укучыга да хәбәр ителәчәк.

Укучы тарафыннан җибәрелгән фото кабул ителсә, аңа балл куела. Ә иң күп балл җыючылар конкурсның җиңүчеләре дип табылачак. Катнашучылар “Иң актив укучы”, “Иң актив сыйныф” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә көч сынашачак. Конкурска нәтиҗәләрне киләсе елның июнендә чыгарырга уйлыйлар. Бәйгедә катнашкан 33 иң актив укучы, 6 сыйныф һәм 9 мәктәп смартфон, планшет, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International