Газета-журналларга ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу мөмкинлеге бар

2014 елның 29 августы, җомга

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә басмаларга – газета-журналларга, китапларга язылып була торган пилот сервис эшләтеп җибәрелгән. Анда “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиеснең тулаем каталогы электрон рәвештә файдаланылышта. Әлеге сервисның өстенлеге шунда – матбугатка почта бүлекчәсенә бармый гына, ягъни дистанцион язылып була. Моның өчен әллә ни зур булмаган түләү каралган: подписка бәясенең 2 проценты кадәр (кимендә 10 сум).

Мондый сервис ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан “Татарстан почтасы” хезмәте белән берлектә әзерләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International