Бүген, 18 август, казан ИТ-паркында электрон мәгариф өлкәсендәге актуаль сорауларга багышланган киңәшмә узды.
Сәламләү сүзләре белән “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады:
“Республикабызның мәгълүмати технологияләр өлкәсенә югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен 34 сыйныф булдырыла. Татарстан инде бүген бу юнәлештә нәтиҗәле эшләргә сәләтле белгечләргә кытлык кичерә. “Инновацион cыйныфлар” әлеге проблеманы хәл итәргә булышыр.
Әлеге проектны тормышка ашыру идеясе Россия Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров тарафыннан яңгыратылган. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исә аны тулысынча хуплаган. Укучылар белем бирү процессында Microsoft, 1С һәм башка программалардан файдаланачак.
“Инновацион сыйныфлар” Татарстанның төрле шәһәрләрендә ачылачак. Проектта катнашу өчен уку йортлары мәгълүмати җиһазланышына карап сайланган. Булган ресурслар ИТ-класслар оештыру проектының чыгымнарын киметә. Исәпләүләр буенча, һәр мәктәпне өстәмә техника белән тәэмин итүгә якынча яртышар миллион таләп ителәчәк.
ИТ-сыйныфларда урта һәм югары сыйныф укучылары укыячак. Әлегә сүз Казан, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмә мәктәпләре турында бара.”
Ахырдан Татьяна Камалетдинова тьюторларга яңа уку елында уңышлы эш теләде.
Киңәшмәдә шулай ук “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмәти системына кагылышлы актуаль сораулар турында да сүз барды.