Бүген Сабада мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка «Мәктәп эко – патруле» мобиль кушымтасын тәкъдим итттеләр.
Әлеге проект Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар һәм Тататарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан булдырылган. Проектның төп максаты республиканың мәктәп укучыларын табигатьне яхшырту буенча практик эш алып бару, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру.
«Мәктәп эко-патруле» республикакүләм бәйгесе 2014 елның 1 сентябреннән башланачак. Конкурста катнашыр өчен «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк. Аннары “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасыннан логин һәм парольен кертергә кирәк.
Конкурс уку елы дәверендә уздырылачак. Чүплек фотоларын сурәткә иң күп төшереп җибәргән балалар уку елы ахырында кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. «Мәктәп эко-патруле» кушымтасы IOS һәм Android идарә системалы кесә телефоннары өчен эшләнгән. Әлеге конкурс тәрбияви әһәмияткә ия булудан тыш, табигать саклау органнарының рөхсәт ителмәгән урында чүп ташлауга каршы юнәлтелгән эшчәнлегенә дә ярдәм булачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.
Табигатьне саклау органнары тарафыннан һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк. Чүплекне юкка чыгару турында укучыга да хәбәр ителәчәк.
Бәйгенең нәтиҗәләре 2015 елның уку елы ахырында ясалачак.
Премьер-министр проектны уңай бәяләде.