Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Сабада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә ИТ-проектлар тәкъдим итте
2014 елның 15 августы, җомга
Бүген Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республикакүләм август киңәшмәсе узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнашты. Киңәшмә "Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына багышланган иде. Бу киңәшмәдә шулай ук узган елга нәтиҗәләр ясалды, алдагы планнар турында сүз барды.
“Бүген Татарстан инновация өлкәсендә зур үсешләр кичерүче республика булып тора. Татарстан үзендә иң яхшы технологияләрне үстерү буенча зур эш алып бара. Россиядә беренече нанотехнологияләр паркы да бездә ачылды. Төбәкнең инновацион үсешен мәгарифтән башка күз алдына китереп булмый. Без, дөнья трендларын исәпкә алып, алга барырга тиеш. Бу эшне балалар бакчасыннан башлау мөһим. Мәгариф өлкәсендә дә бездә зур үсеш бар. Татарстан, актив рәвештә, Россия һәм Халыкара тәҗрибәгә таянып эш итә. Әмма бу гына аз, без киләчәкне алдан күреп эшләргә тиешбез”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып.
Президенттан соң сүзне ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алды. “Бу ел җиңел булмады, чөнки “Мәгариф турында”гы федераль законга таянып без быел беренче тапкыр эшләдек, һәм зур уңышларга ирештек”, - диде ул чыгышын башлап һәм узган уку елында башкарган эшләргә хисап тотты.
Энгель Фәттахов гомуми белем бирү мәктәпләрендә башкарылган эшләр, республиканың мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлар белән таныштырды, уздырылган конкурслар хакында сөйләде.
“Республика бүген 2030 нчы елга кадәр үсеш планы белән эшли. Татарстан киләчәктә дә инновацияләр үсеше төбәкләре арасында лидерлыкны бирмәскә тиеш. Инновацион үсеш нигезендә инновацион белем бирү ята. Безнең гомуми белем бирү учреждениеләрен һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмалаучылар хәзерге үзгәрешләрдә тиз арада җайлашырга тиеш”, - диде ул.
Министр шулай ук белем бирү дәрәҗәсе түбән булган мәктәпләргә шелтә дә белдерде, чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны түбән балларга бирүче мәктәпләрне, район мәгариф бүлекләрен санады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең инновацион технологияләр белән җиһазландырылуы, балаларга яңа технологияләрне кечкенә яшьтән өйрәтергә кирәклеге хакында да сүз алып барды.
“Милли мәгариф оешмалары эшләрен оештыру әле һаман да тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган”,- диде ТР мәгариф һәм фән министры, һәм милли мәгариф турында һәм татар теле белән рус телендәге белем бирү бер дәрәҗәдә булырга тиешлеге хакында әйтеп үтте, татар теле буенча белем бирүче укытучылар кадрлары җитмәвенә басым ясады. Татар телен өйрәтү буенча эшләнелгән эшләргә дә тукталды. Министр докладында өстәмә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген дә яктыртты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар цифрлы грамоталылыкны бөтенроссия диктантында тикшерә алалар
«Цифрлы диктант»та татарстанлылар интернетта эшләү күнекмәләрен тикшерә алачаклар.
7
апрель, 2026 ел
ТР Цифрлы үсеш министрлыгының профсоюз комитеты биш еллык эшкә йомгак ясады
Министрлыкта профкомның 2020-2025 еллардагы эшенә йомгак ясадылар.
Россия Герое, очучы-космонавт Андрей Борисенко, меңләгән ракеталар, космик технологияләр һәм галимнәрнең лекцияләре: Казанда "Белем иярчене" фестивале узачак
Космонавтика көне алдыннан 11 апрель көнне Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта «Белем иярчене» гаилә фестивале узачак.
1
апрель, 2026 ел
2026 елда Татарстанның авылларында 73 яңа база станциясе урнаштырыла
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы «Ростелеком» һәм «Т2 Мобайл» компанияләре белән бергә «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз