Татарстан мәктәпләре яңа уку елыннан электрон дәреслекләрне куллана башлауда катнашачак. Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәгендә билгеләп узганча, республиканың 52 мәктәбе уку елының беренче яртыелгында 5нче сыйныфлар өчен “Биология” һәм 8нче сыйныфлар өчен “Химия” китапларын мультимедия вариантында куллануга керешә.
Әлеге пилот проектка финанс яктан тәэмин итү кирәкми: мәктәпләрдә компьютерлар бар, дәреслекләрне республикага бушлай тәкъдим итәләр.
Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәгене башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова билгеләп үткәнчә, пилот проекта республиканың 5 мәктәбе катнаша: Буа һәм Мамадышның 2нче лицее, Казан шәһәренең 102нче гимназиясе, Яр Чаллы шәһәренең 56нчы мәктәбе һәм Әлмәт шәһәренең 16нчы мәктәбе.
Моннан тыш, республиканың 47 мәктәбендә электрон дәреслекләрне “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасы аша тестлап була. Мультимедий дәреслекләр белән укытучылар гены куллана алачак. Чөнки укучыларның парталарынңа тиешле җиһаз юк. “Дрофа” оешмасы электрон китаплар белән Татарстанны бушлай тәэмин итте.