9-11 август көннәрендә Иннополис Университеты “Мәгълүмати технологияләр – программ разработкалар белән идарә итү” белгечлеге буенча магистрлар сайлап алу узды. Индустриядә экспертлар арасында танылган оешмалар иде: FIX, Etton, КамАЗ, IQ300, ICL-КПО ВС,Digital Loyalty System, РТ-Информ.
Магистратурага студентларны сайлап алу географиясе Россия белән генә чикләнми. Иннополис командагының бер өлеше булыр өчен Казахстаннан да көрәшәләр.
3 көн дәвамында барган сайлап алу вакытында студентлар профиль белемнәрен тикшерүгә, профессиональ психолог белән сөйләшү, Иннополис Университеты индустриаль партнерлар экспертизасын да уздылар.
Иннополис Университетының казан мәйданчыгына магистратурага гаризаләр 20 августка кадәр дәвам итә. Конкурс сайлап алу нәтиҗәсендә 30 кеше әлеге программа буенча укытуга махсус грантка ия булачак.
Тулырак мәгълүмат өчен: http://university.innopolis.ru/education/master/2014