«Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» - «Локомотив» матчына билетларны ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша алып була

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елның 17 августында сәгать 18.30 “Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” (Казан) – “Локомотив” (Мәскәү) такымнары матчына билетларны электрон рәвештә дә сатып алу турында хәбәр итә.

Билетларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, “Электрон Татарстан” инфоматлары һәм “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы аша алып була.

Билетларны электрон рәвештә сатып алганда комиссия алынмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International