Кичә “Байтик-2014” Олимпиад информатика буенча Бөтенроссия смена катнашучылары өчен Казан (Идел буе) Федераль университеты, казан ИТ-паркы һәм ИТ-лицей буенча экскурсиядә булдылар.
Казан (Идел буе) Федераль Университетында укучылар университетның тарих музее, физика институтының һәм А.М. Бутлеров исемендәге химия институның лабораторияләре, шулай ук университетның фундаменталь медицина һәм биология институтының симуляцион медицина үзәгендә булдылар.
Казан ИТ-паркында укучыларга ИТ-парк тарихы, Бизнес-инкубатор резидентлары һәм булачак ИТ-шәһәр Иннополис турына сөйләделәр.
ИТ-лицейда булганда укучыларга лицейга кабул итү тәртибе турында сөйләделәр. Билгеләп үтәргә кирәк, “Байтик-2014” Олимпиад информатика буенча Бөтенроссия смена катнашучыларның 4 укучысы ИТ-лицейда белем ала.
Исегезгә төшерәбез, “Байтик-2014” лагерендә 12-17 яшьтәге укучылар җыелган. Алар информатика буенча Россиякүләм олимпиадаларның региональ этаплары җиңүчеләре. Сменага Татарстан, Башкортстаннан, Чувашия, Белгород өлкәсе һәм Таджикистаннан укучылар җыелган.
Лагерьнең укыту программасы өлешенә лекцияләр, тренинглар, 5 сәгатьлек биремнәр эшләүче тур кертелгән.
Чараны оештыручылар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Иннополис Университеты, Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк һәм Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге.