Казан элемтә электртехникумына 2 июньнән бирле кабул итү комиссиясе эшләп килә. Бүгенге көнгә 809 абитуриент документларын тапшырган.
Абитуриантлар арасында популяр юнәлеш булып, «Компьютер системалары һәм комплекслары» юнәлеше тора. Әлеге юнәлеш буенча 11 сыйныф базасында бер урынга 5 кеше гариза биргән, ә 9 сыйныф базасында 4 кеше бер урынга.
Ңокументлар кабул итү 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Читтән торы пуку бүлегенә 14 сентябрьгә кадәр документлар тапшырып була.
Техникумга киләсе юнәлешләр буенча кабул итү эшләре алып барыла:
«Компьютер системаларынада программалаштыру»,
«Компьютер системалар һәм комплекслар»,
«Автоматизацияләнәгән системаларның мәгълүмати иминлеге»,
«Компьютер челтәрләр»,
«Күпканаллы телекоммуникацион системалар»,
«Элемтә һәм комутация челтәрләре»,
«Радиоэлемтә һәм телевидение»,
«Күчмә объектлар белән элемтә чарасы»,
«Почта элемтәсе»,
«Икътисад һәм бухгалтер хисәп».
Кабул итү комиссиясенең эш тәртибе:
Дүшәмбе-җомга 9.00-18.00 (тәнәфес 12.00-13.00);
Шимбә 9.00-13.00 (тәнәфессез).