2014 елның җәендә «Халык контроле» системасында татарстанлыларның иң популяр борчыган сораулары «Территорияләрне төзекләндерү» һәм «Юл кагыйдәләрен оештыру» белән бәйле.
«Юл кагыйдәләрен оештыру» категориясенә бу елны 1821 гариза бастырылган. Аларның 642се уңай хәл ителгән, 161 гариза буенча эшләр алып барыла, 857се буенча эшләр планлаштырылган һәм 161 гариза «мотивлашкан кире кагу» статусына ия булган.
«Территорияләрне төзекләндерү» категориясендә 1876 гариза килгән, аларның 975е уңай хәл ителгән, 234 буенча эшләр алып барыла, 546 гаризага «планлаштырылган» статусы һәм 121 гаризага «мотивланган кире кагу» статусы бирелгән.