Сентябрьгә Татарстанда LTE базарында барлык «зур өчлек» операторлары эшләячәк. Экспертлар фикеренчә, 2018 елга кадәр 3G иң популяр челтәр булып калачак.
18 июль Татарстан буенча Роскомнадзор эксплуатациягә «Вымпел-Коммуникации» ААҖ беренче 98 LTE база станцияләрен кертүне хуплады. «Билайн» компаниясе 4G челтәрен көзгә башлап җибәрергә планлаштыра.
Бүгенге көндә Татарстанда берничә LTE элемтә операторы эшли: «Скартел» («Yota»), МТС һәм «Мегафон».
LTE челтәре кулланучылары 12 мең абонент тәшкил итә. Прогнозларга караганда ел ахырына кадәр әлеге күрсәткеч икеләтә артырга тиеш.