Мөрәҗәгатьләрнең 73 проценты Росреестрның ТР буенча идарәсенә һәм ТР буенча кадастра палатасына туры килә. Ярты елда Татарстанда яшәүчеләр ведомствоара электрон элемтә системасы ярдәме белән 72 млн сум акча экономияләгән, социаль-икътисади нәтиҗә 20 млн сумнан артып киткән, шулай ук 5300 көн вакыт экономияләнгән.
2014 елда ведомствоара электрон элемтә системасының яңа функционалын кертү планлаштырыла, ул хакимият органнарының системада элемтәсен оптимальләштерерү, сервис хаталары һәм мөрәҗәгатьләрне канәгатьләндерү срогын бозмау мөмкинлеге бирәчәк. Татарстан ведомствоара электрон элемтә системасының яңа функционалын сынау төбәге булып тора.