Җиңел атлетика буенча Россия Чемпионатына билетларны ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша алып була

2014 елның 22 июле, сишәмбе

ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация өстәлү күләме турында белеп була

Татарстан Респубикамы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән беррәттән ТР дәүләт хезмәтләр Порталынңа аңа информер булдырды. Аның ярдәмендә балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация өстәлү күләме турында белеп була.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте 

Республика  яшәүчеләре  игътибарына!

 

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика яшәүчеләрен дүшәмбе, 21 июль, регламент-профилактик эшләр башкарылу нәтиҗәсендә кайбер телевидение программалары трансляциясе туктатылып тору турында кисәтә.

 

- «Россия 1+ГТРК «Татарстан» -  сәгать02:00 дән 11:45 кадәр;
- «Россия Культура» - 02:00 дән  03:00кадәр;
- «Петербург – 5 канал» - 02:00 дән 04:59кадәр.

 


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте 


Җиңел атлетика буенча Россия Чемпионатына билетларны ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша алып була

 

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыТатарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, “Электрон Татарстан” инфоматлары һәм “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы аша мәдәни һәм спорт чараларга билетлар сатып алу турында искә төшерә.

Тиздән узачак чаралар:

2014 елның 23 – 26 июль көннәре – җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты;

 2014 елның 1 августы – Премьер-лига клубы арасында Россия чемпионатының беренче туры («Рубин» (Казан) – «Спартак» (Мәскәү));

2014 елның 8 – 10 август көнәре – хай-дайвинг буенча дөнья кубогы.

Билетларны электрон рәвештә сатып алганда комиссия алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International