Бүген РФ министры Михаил Абызов Иннополис төзелеше барышы белән таншыты. ТРның Югары Ослан районында төзелә торган инновацион шәһәрнең беренче чираты төзелеш мәйданчыгында әлеге федераль министрны ТР вице-премьеры – мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде.
Михаил Абызов төзелеп килгән технопарк бинасын, Иннополис университетының уку-лаборатория корпусын, бу мәгариф учреждениесенең торак комплексын, Университетның спорт комплексын, шәһәрнең торак микрорайоны төзелеш мәйданчыгын карады.
М.Абызов фикеренчә, “Иннополис” проекты Россия һәм халыкара дәрәҗә буенча үзенчәлекле алгарыш үрнәге.
“Без бу территориядә технопарклар һәм мәгариф учреждениеләре, социаль инфраструктуралар төзелешен күрәбез. Әлбәттә, бу, без биредә резидент буларак көткән белгечләр өчен кирәк. Беренче этапта биредә 5 мең кеше эшли башларга тиеш. Хәзер белгечләр җыю, аларның ничек белем алачыган, резидентлар һәм Иннополис шәһәренә яшәргә килүчеләрнең кем булачагына игътибар бирү зарур. Проектның үсеш алуы безнең беренче этапны ничек узуыбызга бәйле. Киләсе этапларда Иннополиста IT-индустрия, инновацион белгечлекләр буенча эшләүчеләр саны 50 меңнән артык тәшкил итәчәк, без шулай дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте РФ министры.
Роман Шәйхетдинов искәртеп узганча, Иннополис беренче комплексының төп объектлары, гомумән алганда, 400 мең кв. метр чамасы төрле күчемсез милекне агымдагы елның декабрендә тапшыру планлаштырыла. Шәһәр территориясен төзекләндерү эшләренә киләсе ел башында керешергә ниятлиләр.
“Татарстанда эре инфраструктура объектлары төзелеше буенча Татарстан тәҗрибәсен исәпкә алып, төзелеш билгеләнгән вакытта тәмамланыр һәм декабрьдә кызыл тасманы кисә алуыбызга шикләнмим. Проектны тулыландыру зарур, моның өчен республика, ИФО студентлары һәм белгечләре белән эшләүдән тыш, бөтен Россия һәм БДБ вәкилләренә дә зур игътибар бирү зарур. Хәзер проект өчен бу төп бурыч булып тора. Гомумән алганда, биредә күргәннәрдән бик канәгать калдым. Монда ярты елда зур эш башкарылган. Яхшы сыйфатлы объектлар торгызыла, шәһәр инфраструктурасы үсеш ала. Иң мөһиме, ул хәзер ничек төзелә, шулай гөрләп яши дә башласын”, - дип ассызыклады Михаил Абызов.