Казан янында Президент академиясенең җәйге кампусы ачылды

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Бүген “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында “Президент академиясенең җәйге кампусы” Халыкара мәгариф форумы ачылды.

Слетта Россиянең 21 төбәгеннән иң яхшы студентлар катнаша, аларның күбесе Президент академиясен һәм аның филиалларын тәкъдим итә. Форумга барлыгы 250 кеше килгән, шул исәптән чит илдән - 30 студент.

Халыкара мәгариф форумы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия министры Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, РАНХиГС Попечительлек советы әгъзасы, АКИГ компанияләр төркемнәре күзәтчелек советы рәисе Виктор Толмачев катнашты.

“Бу мәйданчыкның җәйге кампус үткәрү өчен яраткан урынга әйләнүе күңелле. Күргәнезчә, сез генә түгел, без дә үзгәрәбез, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, РАНХиГС Попечительлек советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов. – Комплекс белән янәшә киләчәк, белем һәм инновацияләр шәһәре - Иннополис төзелә башлады. Сез, безнең кунаклар, дөньядагы яңалыкны монда кертегез, - дип тәкъдим итте. - Сезгә яшәү һәм белем алу өчен уңайлы шартлар тудыра алырбыз дип өметләнәм. Сезнең идеяләрне һәм фикерләрне яңа дәрәҗәгә күтәрү һәм үзебездә куллану мөмкинлеге бирүче мохит булдыру мөһим”, - диде Р.Миңнеханов.

РАНХиГС ректоры Владимир Мау, барыннан да элек, Татарстан Президентына слетның республикада өченче тапкыр үткәрелүе өчен рәхмәт белдерде. Ул, җәйге кампус беренче тапкыр үткәрелгәндә, илнең төрле субъектларында уздыру планлаштырылган иде, дип сөйләде ул. Әмма биредә безгә шул кадәр яхшы булды ки, икенче, ә аннары өченче тапкыр килдек”, - диде Владимир Мау һәм, Татарстан – ышанычлы партнер, дип тә өстәде.

Россия министры Михаил Абызов сүзләренә караганда, Иннополис – Россия өчен уникаль проект. Ул төзелеш мәйданчыгында булуын сөйләде.

“Россия кеше потенциалына бай, әмма аның икътисад, социаль һәм итимагый тормыш өчен кеше капиталына әйләнүе мөһим, ул Россиянең фәндә һәм технологияләрдә генә түгел, ә иҗтимагый һәм социаль тормышында да көндәшлеген билгелиячәк”, - диде Россия министры. Ул, форумда катнашучылар бу темага үз карашын белдерсен, дип тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International