2014 нче елның беренче 6 аенда “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмати системасында (ГИС) 11 мең 431 мөрәҗәгать бастырылган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Нәҗмиев сөйләде.
Түрә искәрткәнчә, сервис 2012 нче елның апреленнән эшли, ул гражданнарның актуаль социаль-әһәмиятле проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.
Беренче яртыеллыкта системага 11 мең 431 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аның 6 мең 268е (55 процент) хәл ителгән. 3239ы буенча эшләр планлаштырылган (28 процент). 1178 мөрәҗәгать нигезле рәвештә кире кагылган (10 процент). 746 мөрәҗәгать тикшерелә (7 процент).
Система эшләгән вакытта “Халык контроле”нә барлыгы 25 мең 56 мөрәҗәгать килеп ирешкән. 15 мең 298е хәл ителгән (61 процент), 4277 мөрәҗәгать буенча эшләр планлаштырылган (17 процент), 4490ы нигезле рәвештә кире кагылган (18 процент), 991 мөрәҗәгать тикшерелә (4 процент).
Р.Нәҗмиев фикеренчә, беренче яртыеллык күрсәткечләре бик яхшы, мөрәҗәгатьләрнең саны ай саен арта. Нигезле рәвештә кире кагылган очракларның кимү тенденциясе күзәтелә, хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең саны арта бара. Нигездә, ТР муниципаль берәмлекләре җаваплы башкаручылар булып тора, алар һәр мөрәҗәгать буенча эш алып бара. Якындагы 10 көн эчендә гаризаларның күпчелек өлеше карала, дип билгеләде спикер.
Нәҗмиев ассызыклаганча, системаның эшен бәяләүнең төп критерие – мөрәҗәгатьләрне вакытында карау һәм хәл итү. Республиканың барлык муниципаль районнары буенча мөрәҗәгатьләрне карау срогын үтәмәү очраклары, категорияләрнең модераторлары һәм җаваплы башкаручылар ягыннан көндәлек контрольне исәпкә алып, юк диярлек.