Россиянең автохуҗалары Федерациясе инициативасы белән октябрьдән Татарстанда юл кагыйдәләрендә җәмгыти контрольдә тоту буенча механизм – “Халык инспекторы” – эшли башлаячак.
Әлеге системада dtp-video.tatarstan.ruмахсус сайты аша ЮХИДИ хезмәткәрләренә юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында видеоматериаллар биреләчәк. Моннан тыш “Халык инспекторы” санкцияләнмәгән стоянка проблемасын хәл итүгә дә ярдәм кертәчәк.
“Халык инспекторы” системасының дәүләт заказчигы булып Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тора. Әлеге система Татарстан Республикасы бюджеты тарафыннан финансланачак.