Кичә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбәракшин Югары Ослан районы ветераннарын Җиңү көне белән котлады. Ветераннар өчен әлеге чара Югары Ослан районы советы тарафыннан оештырылган иде. Чарада район башлыгы Марат Зыятдинов та катнашты.
Азат Мөбәракшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 еллыгына багышланган котлавын укыды. Шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исеменнән котлауларын җиткерде.