Башка төбәкләрдән 69 ИТ-компания Татарстан ИТ-паркы резидентлары булды

2026 елның 10 августы, дүшәмбе

2026 елның беренче яртыеллыгында Россиянең 16 төбәгеннән 69 технологик компания Татарстан ИТ-паркы резиденты статусын алды. Нәтиҗәдә экосистемада командаларның гомуми саны 1030 дан артып китте. Эре резидентлар арасында - VK, Сбер һәм «Базис» программа тәэминаты җитештерүчесе. Бу хакта ИТ-парк директоры Руслан Власов ТР Цифрлы үсеш министрлыгында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.

Татарстан ИТ-паркы технологик эшкуарлыкка ярдәм итүнең дүрт баскычлы системасын үстерә. Ул «52» мәйданчыгын, Бизнес-инкубаторны, Стартап-хабны һәм технопаркта резидентлыкны үз эченә ала. Инфраструктура яшь проектларга инвестицияләр җәлеп итәргә, грантларга дәгъва кылырга, менторлык ярдәме алырга һәм идеядән тулы кыйммәтле бизнесны эшләтеп җибәрүгә кадәр юл үтәргә ярдәм итә.

Беренче ярты елда ИТ-парк резидентлары инновацияләргә ярдәм фондыннан 132 млн сум грант җәлеп иткән. Моннан тыш, кІТык төбәк программасы буенча ташламалы статусны 806 компания алган инде, бу аларга салым ташламаларына дәгъва кылырга мөмкинлек бирә. Тагын 155 оешмага бу статусны ел ахырына кадәр бирү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International