Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы абитуриентларга кабул итү кампаниясенең тәмамлануы турында искә төшерә. Сайлаган белгечлеккә укырга керү өчен, кабул итү комиссиясенә мәктәп аттестатларының төп нөсхәләрен вакытында тапшырырга кирәк була. Бюджет урыннарына документлар тапшыру вакыты — 15 августта, ә коммерция бүлекләренә - 21 августта тәмамлана.