Татарстан Республикасында эшләнгән "ГосПормт" ЯФ сервисы "ПРОФ-IT.Инновация" илкүләм конкрусында өченче урынны яулады. Жюри сервисны «Ясалма фәһем һәм генератив модельләр» номинациясендә югары бәяләде.
"ГосПромпт" дәүләт хезмәткәрләренә һәм укытучыларга рутинаны хәл итәргә булыша: сервис документлар һәм мәгълүмат белән эшли, хезмәткәрләрнең вакытын һәм көчен саклый. Бүген аннан 4 000 нән артык кеше файдалана. Узган ел проект «Ясалма фәһем» номинациясендә «Акыллы шәһәр»I II Милли премиясенең бронза призеры булды.
«Госпромпт» ның төп үзенчәлеге — интеллектуаль маршрутизатор. Ул кулланучының һәр бурычы өчен автомат рәвештә иң туры килгән тел моделен сайлый. Сервис алдынгы нейрочелтәрләрне берләштерә, бу теләсә нинди катлаулылыктагы бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә: гражданнарның мөрәҗәгатьләрен аналитикалаудан һәм эшкәртүдән алып презентацияләр булдыруга һәм документларны тикшерүгә кадәр.