2025 елда Казанда 52 километрдан артык асылмалы элемтә линиясе сүткәннәр. Җир астына 415 км чамасы линияләр күчерәсе калган. Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Илшат Сәлимҗанов ТР Цифрлы үсеш министрлыгында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.
Асылмалы элемтә линияләрен күчерү проекты Казанда 2011 елда башланды, анда МТС, «ВымпелКом» һәм «Эр-Телеком Холдинг» катнаша. Бу вакыт эчендә җир астына 2100 км дан артык асылмалы чыбыклар күчерелгән.
2017 елда кварталлар буенча асылмаларны сүтүнең пилот проекты башланды. Чара элемтә линияләрен синхрон демонтажлауны тәэмин итте һәм эш барышын җиңел контрольдә тотарга ярдәм итә. Эшләр урамнарның тарихи йөзен саклап кына калмыйча, телекоммуникацияләрнең ышанычлылыгын да арттырырга мөмкинлек бирә.