«Геопейджер» компаниясе роботларга иярченнәрне кулланмыйча гына киңлектә ориентирлашырга ярдәм итүче дөньяда беренче системаны эшләгән.
Технология җайланмаларга урамнан биналар эченә җөйсез күчеп йөрергә, үз урыннарын миллиметрга кадәр төгәллек белән билгеләргә һәм һәрвакыт элемтәдә калырга мөмкинлек бирә. Асылда сүз акыллы шәһәрләр, автоном транспорт һәм роботлаштырылган сервислар өчен нигез булачак навигациянең яңа буыны барлыкка килү турында бара.
GPS һәм башка иярчен системаларыннан төп аерма- хәрәкәт турында барлык мәгълүматлар объект эчендә саклана һәм беркая да тапшырылмый. Бу навигацияне куркынычсыз һәм чит кешеләрдән сакларга ярдәм итә.
Беренче сынау зонасын Иннополиста эшләтеп җибәрәчәкләр. Анда җир өсте навигациясенең тулы кыйммәтле системасы җәелдереләчәк. Шәһәр технологияне реаль шартларда тикшерәчәк беренче мәйданчык булачак. Параллель рәвештә компания эре сәүдә челтәрләре һәм сәнәгать предприятиеләре белән логистика өчен эшләнмәләрне кертү турында килешә.
Хәзер Мәскәүдә навигация һәм персоналның бина эчендә хәрәкәт итүен мониторинглау буенча зур дарксторлар челтәре булган пилот бара. 50дән артык предприятие һәм төзүче бу эш белән кызыксынган.