Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы Цифрлаштыру елына йомгак ясады

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының «2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы йомгаклары һәм 2023 елга цифрлаштыру буенча бурычлар турында» йомгаклау коллегиясе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышы узды.

Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Бәшир Рәмиев исемендәге Музей һәм ИТ-парк резидентлары һәм ведомство оешмалары күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачты, ул республикада Цифрлаштыру елында гамәлгә ашырылган төп проектларны билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Цифрлаштыру елы йомгаклары турында сөйләде. Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан ИТ-тармагының 2022 елда продукция сатудан кергән кереме 30% ка – 2021 ел белән чагыштырганда 116 млрд.сумнан 150 млрд. сумга кадәр арткан. "Илгә товарлар һәм технологияләр кертүне чикләүләр һәм IT ихтыяҗы арту шартларында, илебездә җитештерелгән җиһазларны һәм программа тәэминатларын сату артты. Оешмаларның тулаем кереме буенча фараз 150 млрд. сум тәшкил итә", - дип сөйләде Айрат Хәйруллин.

Иннополис шәһәрен үстерү һәм анда гамәлгә ашырыла торган ИТ-проектлар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, бүген Иннополиста 547 компания эшли. "Мөһим бурыч - илебезнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү", - дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов. 

Республикада цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров чыгыш ясады.

Нурлат муниципаль районында цифрлаштыру тәҗрибәсе белән Нурлат районы башлыгы А. С. Әхмәтшин уртаклашты. "Халык заманча электрон хезмәтләрдән файдалана ала, - диде ул. - Хезмәтләр алу вакыты кыскарды, шул исәптән бала туу турында таныклык алу, индивидуаль торак төзелешенең башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр итү. Алга таба-бердәм санлы платформага күчү булачак".

Татарстан Президенты искәрткәнчә, республикада Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе уңышлы эшли. Аерым алганда, ел саен уздырыла торган Kazan Digital Week форумы – федераль дәрәҗәдә хуплана торган кирәкле проект. Ул бу форумны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ, элемтә һәм цифрлы үсеш тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International