Быел Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 294 ИТ-белгечен чыгарды.
Бүген Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин техникумның иң яхшы студентларына дипломнар тапшырды.
Техникум ИТ-белгечләр әзерләү буенча әйдәп баручы уку-укыту үзәге булып тора. Техникум Россиядә һәм WorldSkills мәгариф өлкәсендә әзерлек сыйфаты ягыннан да иң яхшысы. Быел техникум ихтыяҗ булган алты белгечлек буенча белгечләр әзерләде.
"Бүген чыгарылышларның гомуми саныннан 240 тан артык кеше инде эшкә урнаштырылган. 58 студент кызыл диплом белән бүләкләнде, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин. - Бездә 2-3 курстан эшли башлаучыларның проценты зур. Техникум белгечләренә тармакта ихтыяҗ зур, һәм бу уку йорты эшенең иң яхшы күрсәткече".