МЦК-КТИТС 2022 елда 294 урта звено ИТ-белгече чыгарган

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

«МЦК-КТИТС»ДАҺБУ студентларының диплом проектларын яклау тәмамланды.

Быел техникумны урта звено 294 ИТ-белгече 6 белгечлек буенча тәмамлый: компьютер системалары һәм комплекслары, челтәр һәм системалы идарә итү, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү, күп каналлы телекоммуникация системалары, элемтә һәм коммуникация системалары.

Дәүләт аттестация комиссиясе рәисләре ИТ-тармак предприятиеләре җитәкчеләре: Россия Почтася" АҖнең «Татарстан почтасы» бүлеге директоры һәм мәгълүмат технологияләре буенча директор урынбасары, «АйСиЭл СТ» ҖЧҖ  ИТ-инфраструктура буенча консалтинг төркеме җитәкчесе, А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының цифрлы трансформация һәм үсеш буенча проректоры, «Такснет-сервис» ҖЧҖ генераль директоры, «Таттелеком» ҖАҖ цехы башлыгы булды.

Комиссиягә кеше тормышының төрле өлкәләрендә, шул исәптән төзелә торган платформалардан (мәсәлән, Arduino, Banana Pi, Raspberry Pi) файдаланып, микропроцессор системаларын кулланып, сайтларны, кушымталарны эшләү буенча диплом проектлары, цифрлы җайланмаларны проектлаштыру буенча проектлар, шулай ук компьютер системаларына һәм комплексларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясауга багышланган тематика буенча дипломнар проектлары тәкъдим ителде.

Проектларны язганда һәм яклаганда укучылар метапредмет белемнәренең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Күп кенә проектлар Татарстан Республикасы предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән инде.

Проектларны яклау югары дәрәҗәдә узды, саннар шуны раслый - 58 студент кызыл диплом белән бүләкләнде, дип билгеләп үтә техникумның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International