Цифрлы үсеш министрлыгында кадрлар резервына кабул итү башланды

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы кадрлар резервына керүгә конкурс игълан итә. 

Кандидатларга таләпләр

  • вазифаларның төп төркеме

Квалификация таләпләре: югары һөнәри белем
белеме - специалитет, белгечлек юнәлеше буенча ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яки эш стажы булу

  • вазифаларның әйдәүче төркеме

Квалификация таләпләре: югары һөнәри белем - бакалавриат, стажга таләпләр куелмый

Документлар 15 марттан 4 апрельгә кадәр 21 көн дәвамында 420111, Казан шәһәре, Кремль ур., 8, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 221-19-55, 231-77-90 телефоннары аша белергә мөмкин.

Конкурслар турында мәгълүмат шулай ук «Дәүләт хезмәте һәм идарәче кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International