Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы республика мәгълүмат системалары базаларына DDoS-һөҗүмне ачыклау эшен көчәйтте

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы республика мәгълүмат системалары базаларына DDoS-һөҗүмне ачыклау эшен көчәйтте. Бүген республикада сайтлар эшен тәэмин итү буенча бөтен куркынычсызлык чаралары тәэмин ителә. 

DDoS-һөҗүмнәр саны уртача җиде тапкырга артты.  Чагыштыру өчен, 17-23 февральдә ТР дәүләт сервисларына 2,4 мең DDoS-һөҗүм теркәлгән. 24 февральдән 3 мартка кадәр һөҗүмнәр саны 18,5 меңгә кадәр җиткән.

Нигездә, DDoS-һөҗүмнәр ТР Дәүләт хезмәтләре сайтына һәм Татарстан Республикасы электрон мәгарифе сайтына юнәлдерелгән. Иң дәвамлы һөҗүм 1,5 сәгатьтән артык барды.

Элегрәк РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенконың Рунетны саклау буенча чаралар әзерләргә кушуы билгеле булды. Һәр төбәктә киберкурһөҗүмнәргә каршы көрәш буенча җаваплы бүлекчәләр булдырырга кирәк. Дәүләт органнарына Telegram һәм Вконтактеда аккаунтлар теркәргә тәкъдим ителде. "Яндекс", "Ростелеком", "Вконтакте " Россия сайтларына үз сервисларын тәкъдим итәргә әзер, диелә Россия Хөкүмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International