Татарстан компанияләренә һәм оешмаларына «үтәли» цифрлы технологияләрне эшләү яки гамәлгә кертү өчен ярдәм чараларын ничек алырга?
"Үтәли" цифрлы технологияләр - ул, беренчедән, аерым продуктларга бәйле булмаган технологияләр, икенчедән, икътисадның теләсә кайсы тармагы өчен кирәк һәм, өченчедән, гамәлдәге базарлардагы хәлне тамырдан үзгәртә яки яңаларын формалаштыруга ярдәм итә торган технологияләр.
Татарстанда «үтәли» цифрлы технологияләр үсешенә һәм гамәлгә кертүгә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән алты субсидия гамәлгә ашырыла. Бу - «Алдынгы тикшеренү үзәкләре», «Лидер компанияләр», «Региональ проектлар», «Цифрлы платформалар һәм программа продуктлары» һ. б.
Ярдәм чараларын алу өчен гаризаны сайтта калдырырга мөмкин - http://e-digital.tatar/ .
Цифрлы инновацияләргә финанс ярдәме чаралары турында тулырак белергә мөмкин: